на главную

RUS     ENG     TAT

навигация

 

Сафиуллин урамы

Урам үзенең исемен ТАССР ның Министрлар Советының 47 нче номерлы карары нигезендә 1974 елның 5 нояберендә ала. Сафиуллин урамы Җиңү проспектыннан алып  Габишев урамына кадәр сузылган.

Урам татар халкының улы Советлар Союзы герое Гайни Сафиуллин исемен йөртә. Бу Таулык массивының тыныч, тыйнак урамы. Сафиуллин урамының бер ишегалдында 2 нче номерлы шәһәр балар сырауханәсе урнашкан, анда безнең микрорайонның балалары дәвалана. Монда балаларга ярдәмгә квалификацияле табиблар һәм шәфкать туташлары ярдәмгә килә. Балалар больницасеннан еракта түгел ашыгыч медицина ярдәме учреждениясе урнашкан. Менә инде аны ничә ел тәҗрибәле табиб Образцова Надежда Констснтиновна җитәкли. Микрорайонда торучы кешеләр елның төрле фасылында төрле һава торышында бу ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре бик тиз генә килеп җитәчәкләрен беләләр.

Сафиуллин урамындагы яңа йортларның берсендә банк урнашкан. Ул безнең илебезнең чәчәк атуын күрсәтүче символ булып тора.

Без XXI гасыр балалары, безнең урамга исем биргән кешене онытмаска, аның яшь вакытта яшьлеген жәлләмичә фашистларга каршы көрәшкән Гайни Сафиуллинны истә тотарга тиешбез.

>> Р. Зорге

>> Пр. Победы

>> Ю. Фучика

>> Г. Сафиуллина

>> Н. Гарифьянова

>> М. Сыртлановой

>> Кол Гали

статистика

    webmaster