на главную

RUS     ENG     TAT

навигация

 

Җиңү проспекты

Проспектның исеме Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясен җиңүгә 30 ел тулган уңайга 1975 елның 25 апрелендә шәһәр башкарма комитетының 329  номерлы карары нигезендә раслана. Җиңү проспекты Сафиуллин урамыннан алып Оренбург трактына кадәр сузылган ( 5 нче номерлы трамвай, 7 нсе номерлы троллейбус белән “ Ветераннар урамы” тукталышына кадәр барасы). Җиңү проспектына Дан скверы тоташа, ул бәйрәм шартында 1995 елның 8 маенда Җиңүнең 50 еллыгына ачыла.

Йола буенча, һәрбер елны Җиңү бәйрәме көне алдыннан безнең мәктәп укучылары Дан скверында уздырыла торган бәйрәм концерт программасында катнашалар. Сквер аллеяларга бүленгән : ветераннар, тыл хезмәткәрләре, артиллерестлар, медиклар, партизаннар, ракетчиклар.

Җиңү проспектында 8 нче музыка мәктәбе, 5 нче номерлы рәсем сәнгате мәктәбенең филиала, берничә балалар бакчасы һәм мәктәп урнашкан.

 

>> Р. Зорге

>> Пр. Победы

>> Ю. Фучика

>> Г. Сафиуллина

>> Н. Гарифьянова

>> М. Сыртлановой

>> Кол Гали

статистика

    webmaster