на главную

RUS     ENG     TAT

навигация

 

Рихард Зорге урамы

Урамның исеме шәһәр башкарма комитетының 380 номерлы карары нигезендә 1967 елның 6 маенда раслана. Казанда озынлыгы буенча иң озын урамнарның берсе Рихард Зорге урамы. Ул Совет  һәм Идел буе районнары территорияләрен биләп ала, шулай ук элеккеге танкодром территориясен дә үзенә кертә. Бу урамда бик күп иҗтимагый тораклар һәм торак йортлар урнашкан.

Урамның архитектур ансамблендә төп урынны “ Идел буе районының язылышу Сарае” алып тора, кайда яңа гаиләләр төзелә. Яшьләрнең гаиләдәге мөнәсәбәтләре ничек урнашуыннан безнең туган илнең киләчәге белән бәйле. Шулай ук бу урамда “ Давыдов” супермаркеты, бөтен шәһәргә билгеле булган   “Бәхетле”, “ Эксклюзив” ювелир кибете, һәм шулай ук берничә күңел ачу учреңдениеләре урнашкан.

Без көн саен Рихард Зорге урамы буенча мәктәпкә барабыз. Ә дәресләрдән соң безне тыныч һәм уңайлы теннис корты, футбол кыры, спорт һәм балалар мәйданчыклары булган ишегаллары көтә. Без бу урамны яратабыз һәм легендар кеше Рихард Зорге исемен исебездә тотабыз.

>> Р. Зорге

>> Пр. Победы

>> Ю. Фучика

>> Г. Сафиуллина

>> Н. Гарифьянова

>> М. Сыртлановой

>> Кол Гали

статистика

    webmaster